«Казан» Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market Халыкара Хәләл-ярминкәсе узды

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

«Казан» Агросәнәгать паркында «Россия-Ислам дөньясы: «KazanForum»XV халыкара икътисадый форум» кысаларында уздырылган Kazan Halal Market Халыкара Хәләл – ярминкәсе узды.

Татарстанда «Хәләл» стандарты буенча 100 дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче бар, алар якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлана.

Kazan Halal Market халыкара хәләл продукция ярминкәсендә түбәндәге юнәлешләр буенча «хәләл» продукция тәкъдим ителде: ат ите, деликатес, колбаса, консерва продукциясе; умартачылык продукциясе; дәвалау үләннәре, чәйләр, кайнатмалар; милли кием (баш киемнәре, яулыклар һ.б.); халык кәсепләре (мәчетләрнең 3D модельләре, табигый таштан дисбе, басма продукция һәм башка сувенир продукциясе).

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисадый форумы 14-19 майда узды. Анда Россиянең 85 иленнән һәм 84 төбәгеннән 18 меңнән артык кеше катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән укыту семинарлары үткәрделәр.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм законнардагы үзгәрешләр каралды.

Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International