Мамадыш шәһәренең «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ял итүчеләр белән чара үткәрделәр һәм кулланучылар хокуклары турында сөйләштеләр. Анда белгечләр ял итүчеләргә РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп маддәләрен сөйләде. Ял итүчеләр кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы күп сораулар бирделәр, һәркем белгечләрнең тулы һәм квалификацияле җавапларын алды. Шулай ук ял итүчеләр белән кулланучылар өчен ясалма интеллект темасы да күтәрелде.
Ясалма интеллект безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлеше һәм ул төрле өлкәләрдә кулланыла, сәламәтлек саклау һәм мәгариф, финанслар һәм, әлбәттә, сәүдә өлкәләрендә. Ул кулланучыга кыска вакыт эчендә һәм уңайлы формада хезмәт яки консультация алырга мөмкинлек бирә, тормышыбызны яхшырта торган, аны нәтиҗәлерәк һәм уңайлырак итә торган күп кенә уңай яклары бар, әмма минуслары да юк түгел, аны куллануның тискәре нәтиҗәләрен һәрвакыт исәпкә алырга кирәк. Ясалма интеллект ярдәмендә алынган мәгълүматны кулланганда кулланучылар хокукларын яклау белгечләре бу мәгълүматны өстәмә тикшерүгә дучар итәргә киңәш итә.
Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды.
Чарада катнашучыларга Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде: 8(8552) 71-43-03.