Өлкән яшьтәге гражданнарның кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Аксубай муниципаль районының «Нежность» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә чираттагы укулар үткәрде.
Белгеч очрашуда катнашучыларны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә федераль законнарның төп нигезләмәләре, гражданның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозган очракта эш итү алгоритмы белән таныштырды, шулай ук бәхәсле ситуацияләрдә ничек эш итәргә һәм үзләрен мошенниклардан сакларга кирәклеген аңлатты. Очрашуда катнашучыларга түбәндәге сораулар буенча аңлатмалар бирелде:
- сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алулар,
- көнкүреш хезмәтләре күрсәтү.
Очрашуның тематикасы өлкән буын гражданнарында зур кызыксыну уятты, бу кулланучыларның хокукый белемнәр алуга омтылышы һәм мондый чараларны дәвам итү кирәклеге турында сөйли, чөнки нәкъ менә өлкән буын гражданнары еш кына товарлар, эшләр һәм хезмәтләр белән намуссыз тәэмин итүчеләрнең корбаннары булалар.
Исегезгә төшерәбез, кулланучыда нинди дә булса товар яки хезмәт күрсәтү (эш) заказын сатып алганда шик туса, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәреннән Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 8 адресы буенча консультация алырга мөмкин, телефон: (84344) 2-93-21.