«Шәхси эшмәкәр Габдрахманова» кибетендә семинар үткәрделәр

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы Алан авылында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр Габдрахманова Э.Р. кибетендә сатучылар һәм сатып алучылар өчен семинар үткәрде. Биредә азык-төлек товарларын ваклап сату эшчәнлеге алып барыла.

Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турында законнар нормасын, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләрен сатучыга җиткерү.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат туплаган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International