Бөгелмә районында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен чаралар уздырылды

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Степанова Бөгелмә районы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чаралар үткәрде.

Чара барышында азык төлек һәм азык төлек булмаган товарлар сату үзенчәлекләре аңлатылды:

- товарда кирәкле мәгълүмат булу турында,

- сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү тәртибе турында,

- үлчәү чараларының төзек торышына таләпләр турында,

- сатучының таләпләргә карата кулланучыга җавап җибәрү бурычы турында,

- кулланучылар таләпләрен үтәү вакыты һәм тәртибе турында.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International