Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Ф.А. Сөнгатуллина кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрделәр, анда алкогольле продукцияне һәм азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла. Чараның төп юнәлеше - алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын сатучыларга җиткерү. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара ахырында тиешле эчтәлекле брошюралар һәм буклетлар таратылды.