Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Форсат» ҖЧҖ (Арча районы) сәүдә объектында кулланучылар арасында хокукый грамоталылыкны арттыру буенча чара үткәрделәр.
Катнашучылар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп аспектлары җиткерелде, проблемалы мәсьәләләргә аңлатма бирелде, товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда килеп туган ситуацияләрне хәл итү тәртибе турында практик тәкъдимнәр бирелде, катнашучылар арасында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм брошюралар таратылды.