2024 елның 21 маенда Буа муниципаль районының Поселокара үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләре һәм укучылары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгече Вера Петрова уртак чара үткәрделәр. Чара кулланучылар хокукларын яклауга юнәлдерелгән.
Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормалары белән таныштыру һәм «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» программасының төп өстенлекле юнәлешләрен җиткерү.
Чара барышында РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына аңлатмалар һәм гаризалар үрнәкләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар бирелде.