Казан базарларында семинарлар дәвам итә

2024 елның 24 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Сады» азык-төлек базары территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы хуҗалык итүче субъектлар һәм сатып алучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы семинар үткәрделәр.

Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992  елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге  2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында таләпләр аңлатылды.

Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

Ваклап сату бәяләре мониторингы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International