Кайбыч авыл җирлегендә хезмәткәрләрне укыттылар

2024 елның 24 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина Роспотребнадзор идарәсенең әйдәп баручы белгече Вера Петрова белән берлектә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кайбыч авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрде.

Җирле үзидарә белгечләре өчен уку авыл клубында авыл җирлеге башлыгы Сирина Нуретдинова катнашында узды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законының 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренә туры китереп аңлатмалар бирелде.

Җирле үзидарә хезмәткәрләре белән уку вакытында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормаларын да карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International