Укучыларга кулланучылар хокуклары турында

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының Олы Шинар мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр белән үрелеп барды. Сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды. Коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс грамоталылыгы буенча мәгълүмат бирелә. Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы Законның 25 статьясы, товарны сатуның дистанцион ысулы 26.1 статьясы нигезендә җентекләп аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International