Кукмара шәһәрендә 180 литр спиртлы сыеклык тартып алынган

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

2024 елның маенда Чаллы шәһәрендә яшәүче гражданин Р.ның спиртлы продукцияне, ягъни самогонны Кукмара районы аша Вятские Поляны шәһәреннән ташуы турында мәгълүмат килде.

Кукмара районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән операция барышында әлеге граждан спиртлы сыеклык ташу вакытында тоткарланган. 20 литрлы 9 пластик канистра тартып алынган, аларның гомуми күләме 180 литр тәшкил итә.

Хәзерге вакытта материаллар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International