Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Галатея» кибете хезмәткәрләре белән очраштылар. Хуҗалык итүче субъект вәкилләре белән һәр очрашу кызыклы уза.
Чараның максаты - эшмәкәрләрне закон чыгару хокукы нормаларын кулланырга өйрәтү һәм алар белән эш итә белү, сатып алучылар белән мәсьәләне дөрес хәл итә белүгә юнәлдерелгән.
Очрашуда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәте Карары аңлатылды.
Чара барышында белгечләр түбәндәге сорауларга җаваплар бирде:
- зурлыгы, формасы, төсе буенча туры килмәгән товарны кире кайтару тәртибе;
- сыйфатсыз товарны кире кайтару;
- товарны экспертизалау тәртибе.
Белгечләр барлык сорауларга да квалификацияле җаваплар бирделәр.
Чарада катнашучыларга мәгълүмат белешмәлекләре, буклетлар таратылды.
Шулай ук барлык катнашучылар Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны белән танышты: 71-43-03.