Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Әлмәт төбәк бүлекчәсе вәкилләре өчен Әлмәт районы Абдрахман авылында туган якны өйрәнү музеена баруны оештыруда катнаштылар.
Абдрахман авылының туган якны өйрәнү музее 2022 елда ачылган. Хәзерге вакытта музейда төрле коллекцияләр тәкъдим ителә, мәсәлән, дала һәм урман — дала табигый зоналарындагы хайваннар һәм кошларның таксидермик фигуралары коллекциясе; этнографик костюмнарның яңа эшләнмәләре коллекциясе; тарихи агач һәм балчык савытлар, көнкүреш әйберләре, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы хезмәт кораллары коллекциясе. Совет чорында авылдашларның нефть тармагында, авыл хуҗалыгында, мәгариф һәм социаль өлкәләрдә ничек эшләве күрсәтелгән.
Саңгыраулар җәмгыяте әгъзалары белән даими очрашулар сурдотәрҗемәче катнашында уза, анда кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары, Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нормалары, өлкәннәргә һәм инвалидларга карата мошенниклык гамәлләре турында фикер алыштылар.
Чарада катнашучыларга контакт мәгълүматлары белән буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе логотибы белән газеталар һәм блокнотлар таратылды.