Олы яшьтәге кешеләр үз проблемалары белән калырга тиеш түгел

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен, алдау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан яклау өчен, Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.

Олы яшьтәге кешеләр үз проблемалары белән калырга тиеш түгел, һәм бу яктан очрашуларга зур роль бирелә, анда ачык диалогта өлкән яшьтәге гражданнар очраткан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль проблемалар турында фикер алышырга мөмкин.

Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыруга, тиешле срокларны бозуга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Тыңлаучылар арасында хокуклары бозылган очракта нәрсә эшләргә, яраклылык вакыты чыккан товарларны сатып алганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында киңәшләр аеруча кызыклы булды. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылыкны арттыру максатларында күзаллау һәм мәгълүмати белешмәлекләр, буклетлар тәкъдим ителде, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы рәвештә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International