Әлки районының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырдылар

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Кулланучыларга консультация бирү һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә вакытында ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Әлки районы КФҮ бинасында консультация өстәле оештырды.

Чара барышында гражданнарга товарлар сатуда һәм хезмәт күрсәтүдә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде.

Катнашучылар, сатучы алдан түләнгән товарны китерү срокларын бозган очракта, тиешле һәм тиешенчә сыйфатсыз товарны алмаштырган очракта, шулай ук башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләре ачыкланганда кулланучылар хокуклары белән кызыксындылар.

Мөрәҗәгать иткән барлык кулланучыларга Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре аңлатылды.

Кабул итү барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча белешмәлекләр, шулай ук «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International