Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының кайнар линиясенә кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Быел гыйнварда телевизор сатып алдым. Май уртасында ул начар күрсәтә башлады. Кибеттә миңа гарантияле ремонт тәкъдим иттеләр. Телевизор әлегә өйдә. Мин ремонттан баш тартып, телевизор өчен акчаны кире кайтаруны таләп итә аламмы?
Белгеч түбәндәгечә аңлатма бирде:
- Телевизорлар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кертелгән һәм аларны кибеткә кире кайтарырга яки җитештерү җитешсезлеге булганда һәм сатып алганнан соң 15 көн эчендә генә алыштырырга мөмкин. Бу вакыт узгач, телевизорлар гарантияле ремонтка кабул итеп алына. Җитди кимчелекләр булганда яки кимчелекләрне бетерү срогы бозылганда, шулай ук товарның төрле кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә гарантияле срокның һәр елы дәвамында утыз көннән артык куллану мөмкин булмаганда, аны алыштыру һәм кире кайтару мөмкин.