Деушево авылы кулланучылары өчен консультация өстәле оештырылды

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Апас районы Деушево авылындагы сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сатып алучылар өчен консультация өстәле үткәрделәр.

Халыкның куллану грамоталылыгын арттыру буенча мондый чаралар даими нигездә сәүдә үзәкләрендә һәм кибетләрдә үткәрелә. Чара барышында Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы  «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре, шулай ук 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатыла. Консультация өстәле эшләгәндә сатып алучылар түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:

- зурлыгы буенча туры килмәгән азык-төлек булмаган товарны ничек алыштырырга?

- ялгыш сатып алынган азык-төлек товары өчен акчаны кире кайтарып буламы?

- товар сатып алганда мәгълүматка мәҗбүри һәм кирәкле таләпләр ниди? һәм башкалар.

Чара дәвамында брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International