Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлнара Абдрахманова Апас районы Деушев авыл җирлеге белгечләрен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыттылар.
Муниципаль берәмлекләр белгечләре кулланучылар белән аралашканда кулланучылар культурасы һәм хезмәт этикасы мәсьәләләрен карадылар. Кулланучы өчен товарда кимчелекләр барлыкка килгәндә һәм сыйфатлы товар алмашканда, шул исәптән дистанцион сәүдә юлы белән дә, эш итүнең конкрет алгоритмы аңлатылды. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормалары да каралды.
Чара барышында катнашучыларга төрле телләрдә бастырылган кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга гамәлдәге законнарны аңлатучы белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды. Буклетларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бар.