Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга этәрү максатыннан Азнакай шәһәренең «Агат» кибетендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән алкогольле продукцияне дегустацияләү узды. Кибеттә сатып алучыларга җирле җитештерүченең яңалыклары тәкъдим ителә.
Чараның максаты - кулланучыларны һәм клиентларны «Татспиртпром» АҖ җитештергән продукциянең яңалыклары белән таныштыру, кулланучыларның игътибарын республикада җитештерелгән алкогольле продукциягә җәлеп итү. Кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзлекләре турында җентекле мәгълүмат алдылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре катнашты. Алар хуҗалык итүче субъектның вәкилләренә, шулай ук сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләрен аңлаттылар.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча мәгълүмати материал һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды.