1 июньнән кулланучылар төргәгендәге сыра белән эшләүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

2024 елның 1 июненнән кулланучылар төргәгенә салынган сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр өчен касса аша әйләнештән чыгару мәҗбүри була. Контур.Мракет эксперты Владимир Поздняков ваклап сату һәм гомуми туклану объектларында яңа кагыйдәләр буенча эшләү турында сөйләде.

Нәрсә үзгәрәчәк?

2024 елның 1 июненнән кулланучылар төргәгендәге сыра сатканда ваклап сату һәм гомуми туклану объеклары Data Matrix форматындагы маркировка кодын кассада сканерларга тиеш, сату турында мәгълүматны “Честный знак”ка тапшырырга тиеш. Контур.Маркет аналитиклары май аенда гына да дүрт миллиард сумнан артык суммага 27 миллион шешә сыра сатылганлыгын ачыклаган. Яңа кагыйдәләр ярдәмендә контроль органнары продукциянең хәрәкәтен аны җитештерү вакытыннан алып ахыргы кулланучыга сатуга кадәр күзәтә алачак. Сыра һәм аз алкогольле эчемлекләрне мәҗбүри маркировкалауны Хөкүмәтнең 30.11.2022 елның 30 ноябрендәге  2173 номерлы карары көйли. Анда шулай ук контрольдәге продукция кодлары күрсәтелгән.

Маркировкаланган сыраны ничек исәпкә алырга?

1. Йөкләмәләрне элеккечә БДАМСтан кабул итәргә кирәк.

2. Товарны сатканда Data Matrix кодын кассада сканерларга кирәк. Шуннан соң ул чекта чагылыш табачак, Ә мәгълүмат автомат рәвештә «Честный знак»ка фискаль мәгълүмат операторы (ОФД) аша җибәреләчәк. Гомуми туклану предприятиесе һәр шешәдән Data Matrix кодын сканерларга тиеш түгел. Сез чекта товарның кодын (GTIN) һәм бу код буенча сатылган күләмне күрсәтә аласыз.

3. БДАМСка язылу өчен акт төзергә һәм аны дәүләт системасына җибәрергә кирәк.

Яңа кагыйдәләргә ничек әзерләнергә?

Закон буенча эшләү өчен, ваклап сату нокталары һәм гомуми туклану предприятиеләре хуҗаларына үз компанияләрен “Честный знак” системасында теркәргә һәм фискаль мәгълүмат операторының маркировканы хуплауына инанырга кирәк. Шулай ук онлайн-касса җиһазларын кайчан һәм нинди шартларда яңартырга кирәклеген белергә киңәш итәбез, шулай итеп ККТ дөрес чеклар төзи. Әгәр касса чекка маркировка турында мәҗбүри реквизит өстәмәсә, ОФД мондый чекны танып, “Честный знак”ка җибәрә алмый. Әгәр дә сез маркировкаланган кеглардан сыра сатасыз яки башка маркировкаланган товар белән эшлисез икән, өстәмә бернәрсә дә эшләргә кирәк булмаячак.

Таләпләрне бозган өчен нәрсә яный?

РФ Административ хокук бозулар кодының 15.12 маддәсенең 4 өлеше нигезендә маркировкасыз сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр товар әйләнеше өчен түбәндәге штрафлар гамәлдә:

- вазифаи затлар өчен: 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр, маркировкаланмаган товарны конфискацияләү белән;

- компанияләр өчен: 300 000 сумнан 500 000 сумга кадәр, маркировкаланмаган товарны конфискацияләү белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International