«Алексеевские перезвоны» кыңгырау чыңы фестивале бу ял көннәрендә кунакчыл җирдә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә узды. Матди булмаган мәдәни мирас буларак, Россиянең православие традицияләрен торгызу һәм саклау, кыңгырау чыңының чыганаклары, аның төрлелеге, рухи тормыш өчен әһәмияте белән танышу әлеге фестивальнең төп максаты булып тора. Гасырлар дәвамында кыңгырау сәнгате буыннан – буынга тапшырыла, чөнки фестиваль - кыңгырау осталары һәм кыңгырау чыңлатучы балалар арасында кыңгырау традицияләрен һәм осталыгын тапшыру максаты белән үзара эш итү формасы буларак билгеле. Фестивальдә Россия һәм Белоруссиядән килгән кыңгыраучылар, дини һәм халык музыкасын башкаручылар, шулай ук фольклор һәм бию коллективлары катнашты. Поселокның җыен мәйданында халык һөнәрләре әйберләрен сату ярминкәсе, Осталар шәһәре, мастер-класслар, балалар мәйданчыгы эшләде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече, Роспотребнадзор идарәсе һәм ТОУ вәкилләре әлеге чарада катнаштылар. Бәйрәм барышында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирделәр. Консультацияләрне эшмәкәрләр һәм юридик затлар вәкилләре дә алды. Чара барышында халык арасында мәгълүмати материаллар таратылды.