Беренче июньдә без иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу дата безгә, олыларга, балаларыбыз, аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык турында искә төшерә. Балаларга уңайлы үсеш шартлары, үз талантларын һәм сәләтләрен тормышка ашыру мөмкинлеге, балаларның бәхетле булуына барлык көчебезне юнәлтү безнң бурыч. Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Кайбыч мәктәбендә Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Гүзәл Гайнуллина һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Вера Петрова 7-8 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белеме буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр. Чараның төп максаты - балаларның хокукый һәм куллану грамоталылыгын арттыру; кулланучылар базарында һәм сатып алулар вакытында төрле куркынычларны дөрес аңлау һәм бәяләү сәләтен тәрбияләү яшь буынга хаталардан качарга һәм киләчәктә кулланучылар хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк. Балалар үз сорауларына тулы һәм квалификацияле җаваплар алдылар. Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен яхшырак үзләштерү өчен аларга Кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырылды.