Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучыдан сорау килде:
- Соңгы вакытта кибетләрдә азык-төлек товарларын, мәсәлән, тортларны, җитештерүчеләрен күрсәтмичә сатуны бик еш күрергә мөмкин. Ә бит торт составына кергән ризыклар тиз бозыла торганнарга карый. Кайбер продуктларда «конкурентлар бу товарны тапмасын өчен» җитештерүче турында бер нинди дә мәгълүмат юк. Безнең көннәрдә бу рөхсәт ителәме? Бу никадәр законлы?
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре бу закон бозу, дип аңлата. Азык-төлек продукциясен маркировкалауга таләпләр түбәндәге документлар белән регламентлаштырыла: РФ кулланучылар хокукларын яклау турында Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, «ГОСТ Р 51074-2003, Россия Федерациясенең Милли стандарты. Азык-төлек. Кулланучы өчен мәгълүмат. Гомуми таләпләр» законы.
- Товарлар турындагы мәгълүматның дөреслеге кулланучының тәме, ихтыяҗлары, өстенлекләре белән үзара бәйләнештә сайлауның дөреслеге бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 10 маддәсе сатучыларга, җитештерүчеләргә һәм башкаручыларга тиешле мәгълүматны вакытында бирү бурычын йөкли. Әзерләү датасы һәм төрү датасы, айны һәм елны билгеләүче икеле саннар рәвешендә яки этикетка кырыйларындагы саннарга каршы билгеләр рәвешендә языла, яки ул күрсәтелгән сылтама бирелә. Әгәр товарда җитештерү датасы юк икән, һәм конкрет датадан яраклылык вакытын билгеләү мөмкин булмаса, димәк, товар сатыла алмый, чөнки срок тиешенчә билгеләнмәгән дип санала.