«Комсомольский» сәүдә үзәге эшкуарлары белән очрашу узды

2024 елның 7 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Комсомольский» сәүдә үзәгенең эшкуарлык берләшмәсе белән очрашу оештырдылар. Хуҗалык итүче  субъектлар вәкилләре һәм сәүдә нокталары сатучылары белгечләргә кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларын бирделәр. Алар арасында кулланучылар хокукларын яклау һәм товарларның аерым төрләрен сату үзенчәлекләре өлкәсендә аерым закон нигезләмәләрен куллану. Белгечләр тиешле сыйфатлы яки тиешле сыйфатлы булмаган товарны сату һәм сатып алу очрагында төп хокукларны һәм бурычларны аңлаттылар. Чара барышында эшкуарларга проблемалы ситуацияләрне судка кадәрге тәртиптә хәл итү вариантлары һәм юллары тәкъдим ителде. Чара кысаларында сәүдә үзәгенә килүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International