Күпфункцияле үзәктә кизү тору үткәрделәр

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова Лениногорск башкарма комитетының икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече Светлана Капишникова белән берлектә Лениногорск шәһәренең күпфункцияле үзәгендә чираттагы тапкыр кизү тору үткәрде.

Кизү тору вакытында мөрәҗәгать иткән гражданнарның товарлар алмашу һәм товарларны кире кайтару, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча сорауларына җаваплар бирелде, кулланучыларга республика Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан әзерләнгән белешмәлекләр җиткерелде.

Чараны үткәрүнең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International