Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Пейпия» ММ сәүдә объектында (Арча шәһәре) сатучылар өчен укулар үткәрде, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законнарын аңлатты.
Чара кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатыннан үткәрелде. Сатучыларга Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре, шулай ук закон бозган очракта җаваплылык чаралары җиткерелде. Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру буенча консультацияләр бирелде. Сатучыларның аерым игътибары контрольне көчәйтүгә, сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүгә юнәлтелгән. Чара ахырында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.