«Юмарт» кибетендә семинар үткәрделәр

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Балтач муниципаль районының Балтач бистәсендә урнашкан шәхси эшмәкәр В.З. Заляеваның «Юмарт» кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр. Аеруча игътибар тиз бозыла торган азык-төлекнең саклану шартларын һәм яраклылык вакытын үтәүгә юнәлтелгән иде.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән расланырга тиешлеге, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге, теге яки бу хокук бозулар өчен җаваплылык, тикшерүләр үткәргәндә хуҗалык итүче субъектның хокуклары турында аңлатмалар бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре өчен күчмә кабул итүләр вакытында үткәрелгән очрашуларның мондый форматы инде традицион рәвештә үткәрелә. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча да хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International