Нурлат шәһәрендә КФҮдә гражданнарга консультацияләр бирделәр

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирделәр.           

Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату.                                                                                                                          Консультация өстәле барышында югарыда санап үтелгән оешмаларның компетенциясе чикләрендә куелган сорауларга җентекле җаваплар бирелде. КФҮ кунаклары үтенече буенча кулланучыларның техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алуда, шул исәптән товарны дистанцион ысул белән сатуда хокуклары һәм бурычлары җентекләп аңлатылды.                      

Теләге булган һәркемгә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International