Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре табигый җитеннән хатын-кыз киемнәре сатучы шәхси эшмәкәргә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.
Җитен уникаль тукыма, һаваны бик яхшы үткәрә, салкында җылыта һәм эссе җәйдә суыта.
Аның искиткеч сыйфатларын саклап калу өчен, озак хезмәт итү вакытын һәм киемнең камил кыяфәтен тәэмин итү өчен, билгеле бер карау кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Менә без җитен кием турында нинди күрсәтмәләр алдык:
- Җитен киемнәрне агарту яки зәңгәр гранулалы порошок кулланмыйча юарга кирәк. Аны кул белән юганда суда эретәләр, ә машина белән юганда сакчыл режимны сайларга кирәк. Төсле керләр өчен гель куллану яхшырак һәм машинада температураны 30 °С, яки, максимум, 40 °С тан югарырак куймаска кирәк.
Окислану эффекты аркасында җепселләр бозылмасын өчен, киемнәрне кер юу калдыкларыннан җентекләп чайкарга кирәк. Төсле җитен эшләнмәләрне, төсен озак сакласын өчен, серкә кушып салкын суда юарга киңәш ителә.
Җитенне зур тизлектә сыгарга ярамый: 600 әйләнештә тукталу яхшырак.
Киемнәрне иңбашларынна элеп яки җәелгән килеш киптерергә кирәк.
Җитен киемен карауның төп сере - аны үтүкләүдә. Тукыма бераз дымлы булырга тиеш, ә «Бохо» стилендәге һәм «Крэш» эффекты булган әйберләрне бөтенләй үтүкләмиләр.
«Крэш» эффекты булган киемнәрне дымлы хәлдә вак җыерчыклар белән җыярга, жгутка әйләндерергә һәм төенләп бәйләргә яки берничә урында бечевка белән бәйләргә һәм тулысынча кипкәнче ачык һавада калдырырга кирәк. «Бохо» стилендәге әйберләрне вакыт-вакыт селкетеп һәм куллар белән җиңелчә туздырып, җәелгән хәлдә киптерәләр.
Киптерү машинасындагы әйберләрне киптергәндә, җылыту булмаган һава циклын кулланырга кирәк.
Бу гади кагыйдәләрне үтәү мөһим, чөнки яраткан җитен әйберләрегез матур кыяфәтләрен озак саклаячак.