Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тикшерү-инспекция бүлеге белгече Азнакай шәһәренең балалар китапханәсендә 6 нчы башлангыч мәктәп укучылары өчен чара үткәрде. Укучылар кулланучылар хокукларын яклау темасына лекция тыңладылар.
Башлангыч сыйныфлары укучыларына товарлар һәм хезмәтләр сатучылар һәм җитештерүчеләр тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын үтәүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарлар сатып алганда конкрет тормыш ситуацияләрен һәм эш итү алгоритмнарын тикшерделәр.
Дәрес барышында укучылар үз хокукларын белү, алардан файдалана белү аларның кулланучылар буларак хокуклары бозылган очракта килеп чыга торган конфликтлы ситуацияләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек биргәнен аңладылар.
Барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау темасына мәгълүмати материаллар тәкъдим ителде.