Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск шәһәрендә Татарстан Кулланучылар берлеге системасының «Околица» кибетендә укыту семинары үткәрде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ законнарын бозуны кисәтү һәм булдырмау максатыннан уздырылды.
Семинар кысаларында товарларны маркировкалауны үтәү, товарларны мониторинглау «Честный знак» системасына тоташтыру мәсьәләләре каралды. Кибет сатучыларына сатып алучылар белән хокукый мөнәсәбәтләр, товарларны сатуда кулланучылар белән исәп-хисап тәртибе, оешмаларның тикшерүләр үткәрү вәкаләтләре турында сөйләделәр.
Чара барышында катнашучылар товарларның сыйфаты критерийлары, кулланучылар бәхәсләрен җайга салганда хезмәт тәртибе этикасын үтәү зарурлыгы турында фикер алыштылар.
Үзлегеннән өйрәнү өчен сатучыга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәгълүмати материаллар тапшырды.