Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Казаклар авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча да хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Кабул итүгә килгән кешеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, товарларны кайтару сроклары, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да, кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында сораулар кызыксындырды.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматлар булган товарлар һәм хезмәтләр турында брошюралар һәм буклетлар таратылды.
Барлык кергән мөрәҗәгатьләр буенча, гамәлдәге законнар нигезендә, кулланучылар хокукларын яклау буенча аңлатмалар бирелде.