Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалының консультация пунктында гражданнарны кабул итте.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләре аңлатылды.
Чараны үткәрүнең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүматны, конфликтлы ситуацияләр килеп чыкканда гамәлләр алгоритмын һ.б. катнашучыларга җиткерү. Чара вакытында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм кулланучы өчен файдалы мәгълүмат белән «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.