Кулланучылар белән чираттагы очрашу агымдагы елның июнендә Балтач муниципаль районы КФҮ ДБУ филиалында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте. Чара барышында гражданнарга куллану законнары нигезләре һәм товарлар (хезмәтләр) сатып алганда барлыкка килгән конкрет тормыш ситуацияләрендә грамоталы тәртип мисаллары, дәгъва белдерү тәртибе һәм аларны карау вакыты аңлатылды.
Чара барышында «Кулланучы өчен белешмә» һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, буклетлар тапшырылды.