Сәүдә объектында профилактик чара уздырылды

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау теләсә кайсы демократик дәүләтнең төп бурычы.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан «Верный» кибетендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чара үткәрелде.

Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре.

Чара мәгълүмат материаллары тарату белән үрелеп барды: кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль темаларга гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге белешмәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International