Балык Бистәсе муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Каралган төп мәсьәләләр:

- алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра, сыра эчемлекләрен ваклап сатуның алкоголь базарындагы хәле;

- республика җитештергән товарларны алга җибәрү;

- “Честный знак”та эшләү.

Комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, район халкын әлеге проблемага активрак җәлеп итәргә һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге барлык реаль хокук бозулар турында хәбәр итәргә, яисә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International