Лаеш муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2024 елның 21 июне, җомга

2024 елның 20 июнендә Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Төп мәсьәләләрнең берсе - алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату, “Честный знак”та эшләү һәм республикада җитештерелгән товарларны алга җибәрү. 

Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан район халкын әлеге проблемага активрак җәлеп итәргә һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге барлык реаль хокук бозулар турында хәбәр итәргә яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International