Сезгә таныш булмаган кешеләр шалтыратып, медицина үзәгендә бушлай диагноз куярга тәкъдим иттеләр. Әңгәмәдәш ышандырырлык иде, һәм менә инде процедураның датасы, вакыты һәм урыны билгеләнгән.
Медицина учреждениесенә һәм ул гамәлгә ашырган хезмәтләргә игътибарны җәлеп итү максатыннан кулланыла торган бушлай диагностика яки башка процедура рәвешендәге маркетинг йөреше мондый учреждениеләрнең коммерция практикасында киң таралган ысулы. Уяулыкны югалтмаска кирәк, чөнки базарда, кызганычка каршы, намуслы катнашучылар белән беррәттән псевдомедицина үзәкләре һәм оешмалары да бар. Хәзерге дөньяда мондый фирма вәкилләре белән очрашудан беркем дә якланмаган. Аларның күбесенең медицина эшчәнлегенә лицензияләре юк һәм кулланучыга сәламәтлеккә зыян китерми торган, файда китерә торган сыйфатлы продукт тәкъдим итә алмаячаклар.
Кайбер очракларда сез, мәсәлән, челтәр маркетингы принцибы буенча оештырылган һәм БАДлар сату белән шөгыльләнүче компанияләр, шулай ук төрле «могҗиза-аппаратлар» белән эш итә аласыз, аларның нәтиҗәлелеге кайвакыт җитди шикләр тудырырга мөмкин. Шулай ук «яшәртүү һәм ябыгу» өчен шул ук аппаратлар белән «дарулау курслары» гамәлгә ашырыла. Аларга ышаныргамы, юкмы - сез генә карар кабул итәсез.
Медицина оешмасын бер көнлек фирмалардан ничек аерырга?
- Медицина оешмасының башкалардан аермасы - медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукына махсус рөхсәт, ягъни лицензия булу.
- Медицина оешмасының шулай ук Интернет челтәрендә үз сайты булырга тиеш; тикшерегез – сайтта медицина лицензиясе турында мәгълүмат булырга тиеш.
- Телефоннан сөйләшү барышында әңгәмәдәшегездән үз оешмасының исемен һәм юридик адресын сорагыз. Мондый оешманың чынлыкта нинди адрес буенча теркәлгәнлеге, аның мәгълүматлары ОГРН, ИНН боларның барысын да РФ Федераль салым хезмәтенең рәсми сайты сервислары ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә белергә мөмкин.
- Оешма офисына килгәч, лицензия турында белешмәләр, оешма турында тулы мәгълүмат – атамасы, ИНН, ОГРН, юридик адресы, белгеч-табиблар турында белешмәләр урнаштырылырга тиешле махсус стенд булуына игътибар итегез. Сез шулай ук күрсәтелгән хезмәтләр исемлеге һәм аларның бәясе (прайс) белән танышырга үокуклы.
Сезгә түләүле процедуралар яки кредит тәкъдим итсәләр, нәрсә эшләргә? Килешүне ничек өзәргә?
- Килешүне үтәүдән баш тарту һәм акчаларны кире кайтару турында гариза языгыз. Шуны истә тотарга кирәк, сез, башкаручыга килешү буенча йөкләмәләрне үтәү белән бәйле чыгымнарны түләгәндә, теләсә кайсы вакытта хезмәт күрсәтүдән баш тартырга хокуклы. Әгәр дә сез бер тапкыр да хезмәттән файдаланмасагыз, бер генә түләүле процедурада да катнашмасагыз, тулы бәяне кире кайтарырга өметләнә аласыз. Чынлыкта тотылган чыгымнарны башкаручы документаль рәвештә дәлилләргә тиеш, шуңа күрә ул уйлап чыгарылган сәбәпләр аркасында акчаның бер өлешен тотып калырга хокуклы түгел.
- Кулланучылар кредиты килешүе төзелгән банкка кредиттан баш тарту турында гариза языгыз – кредит рәсмиләштерелгәннән соң 14 календарь көн узганнан да соңга калмыйча. Онытмагыз, сезгә законлы рәвештә «суыту чоры» бирелгән, шуңа күрә сез югарыда күрсәтелгән срокта банкка мөрәҗәгать итеп килешүдән баш тартырга тулы хокукка ия. Сезгә үз хезмәтләрен кредитка тәкъдим иткән оешма банкка акчаны кире кайтарырга тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, банк әлеге ике атна эчендә кредиттан файдалану өчен процентлар түләүне таләп итәргә хокуклы.
Бәхәсләрне ирекле тәртиптә җайга салу мөмкин булмаса, дәгъва таләпләре белән судка мөрәҗәгать итегез.
Шунысын да әйтергә кирәк, әгәр дә сез медицина эшчәнлегенә лицензиясе булмаган псевдомедицина оешмасының кулланучыларны алдау фактлары турында белсәгез, бу фактлар турында полициягә хәбәр итә аласыз.