Күпфункцияле үзәктә уртак кизү тору үткәрделәр

2024 елның 25 июне, сишәмбе

2024 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге баш белгече Ләйсән Мәрданова Азнакай районы күпфункцияле үзәге филиалындагы консультация пунктында гражданнарны кабул иттеләр.

Чара барышында кулланучылар законнары нигезләре; дәгъва белдерү тәртибе һәм аларны карау вакыты; сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару; эшләрне башкару срокларын бозган очракта эш итү тәртибе (хезмәт күрсәтү) һ.б. әңгәмә вакытында туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде. 

Чараны үткәрүнең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру.

Кабул итү барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча белешмәлекләр һәм газеталар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International