«Илфат» кибетенә (Буа шәһәре) инспекция визиты барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре куллану вакыты чыккан 2 шешә алкоголь продукциясен сату фактын ачыкладылар (1,2 литрлы фильтрланган пастеризацияләнгән сыра, 4,6% күләмендә алкоголь, 10.02.2024 елга кадәр яраклы). Шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.43 маддәсенең 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Административ материал карар кабул итү өчен Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәрелгән.