Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты шәхси эшмәкәр Ф.Т. Хәкимованың сәүдә объектында (Шәдке авылы, Теләче районы) сатучылар өчен семинар үткәрде.
Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормасын, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә Кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен сатучыларга җиткерү, сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен аңлату иде.
Чара ахырында кулланучылар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.