Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 685 литр тәшкил итә

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Тәтеш шәһәре кибетендә инспекция визиты барышында алкогольле продукцияне сатуда федераль законнарда билгеләнгән җитештерүнең һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы товар үткәрү документларысыз; Россия Федерациясе законнарында каралган мәгълүматны маркировкаламыйча һәм теркәмичә, унбер атамада алкоголь продукциясенең (кегларда сыра) сатуда булу факты ачыкланды. Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү күләмен һәм әйләнешен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (БДАМС) шәхси эшмәкәргә җиткерелгән алкоголь продукциясе күләмен кабул итүне раслау яки кабул итүдән баш тарту турында мәгълүмат юк. Барлык алкоголь продукциясе тартып алынды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы складына күчерелде. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 685 литр (21 кега) тәшкил итә. Шәхси эшмәкәр административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү өчен дәүләт органына килергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International