Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Гаилә» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.
Сәүдә предприятиесе азык-төлек товарлары гына түгел, ә хуҗалык товарлары, балалар өчен товарлар, киемнәр сатуга да махсуслашкан.
Уку вакытында сатучыларга товарда кимчелекләр табылганда кулланучының хокукларын, товарны алмаштыру һәм тиешле сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару срокларын, шулай ук кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукын аңлаттылар.
Сәүдә предприятиесе хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормаларын да карадылар, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Чара барышында буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы рәвешендә мәгълүмати материал таратылды.