Бу көннәрдә Әлмәттә Бөтенроссия ярминкәсе уза. Оригиналь товарлар, җитештерүчедән киемнәр, фермер продуктлары, Камчаткадан балык һәм кызыл уылдык, Белорус колбасалары, сырлар, чәйләр, кондитерлык әйберләре үз сатып алучыларын көтә. Биредә хатын-кызлар, балалар һәм ир-атлар киемнәре, аяк киемнәре, йорт өчен товарлар, сувенирлар һ. б. күп.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлары вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән укыту семинарлары үткәрделәр.
Кулланучылар исә үз чиратында кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар. Чараның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын гражданнарга һәм сатучыларга җиткерү, кулланучыларга ярдәм итү һәм кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.
Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.