Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Бытовик» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.
Кибеттә техник яктан катлаулы булган товарлар да сатыла, шуңа күрә чара барышында товарда гарантия срогы дәвамында җитешсезлекләр ачыкланганда законнарда каралган нечкәлекләрне карадылар. Моннан тыш, тиешле сыйфатлы товарларны алмаштырганда кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары, тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге җентекләп каралды.
Укыту чарасы барышында товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сатуда кулланучылар хокукларын үтәү буенча сорауларга һәм тәкъдимнәргә җаваплар бирелде.