Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Әтнә районы Кшклы авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде. Чара кысаларында гражданнардан килгән түбәндәге сораулар каралды:
- тиешле сыйфатлы товарларны алмаштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклау;
- товарларга экспертиза үткәрү вакыты;
- кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү вакыты;
- техник яктан катлаулы товарда кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучы хокуклары;
- яраклылык вакыты чыккан товар сатылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә;
- пластик тәрәзәләрне сыйфатсыз урнаштырдылар, нәрсә эшләргә?
Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде. Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материал – белешмәләр һәм буклетлар тарату белән үрелеп барды.