Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы администрациясе бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар – алкоголь базарында катнашучылар белән очрашу узды.
Алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра, сыра эчемлекләрен ваклап сатуның алкоголь базарындагы вәзгыять, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату мәсьәләләре каралды, «Честный знак» системасында эшләү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
Аннары Марина Егорова җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Катнашучылар Россия Федерациясенең 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар, гамәлдәге закон кысаларында кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында аңлатмалар бирелде.