Чираттагы тапкыр кизү тору уздырылды

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

2024 елның 03 июлендә «Радуга» сәүдә үзәгендә кизү тору уздырылды, аның барышында сәүдә үзәгенә килүчеләр белән Кулланучылар хокукларын яклау буенча аңлату әңгәмәләре узды. Кулланучылар товарларның сыйфатына шикаять белән сатучыларга мөрәҗәгать иткәндә эш итү алгоритмын тикшерделәр. Чара кысаларында товарларда (эшләрдә, хезмәтләрдә) кимчелекләр ачыкланганда күңелсез очракларны хәл итү турында, финанс хезмәтләре, элемтә хезмәтләре һәм кулланучылар хокуклары турында белешмәлекләр таратылды.

Әлеге чаралар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып санала, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый грамоталылыгын арттыру буенча максатчан юнәлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International