Закон нормаларын аңлатабыз

2024 елның 5 июле, җомга

Хуҗалык итүче субъектларның һәм халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Раилә Йосыпова «Агроторг» ҖЧҖ (Олы Әтнә авылы) сәүдә объектында сатучылар өчен укулар үткәрде.

Уку барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормалары аңлатылды, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату – алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга һәм кулланучылар почмагында бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булу, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында консультацияләр бирелде. Сатучыларның аерым игътибары яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә, сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүгә һәм алкоголь продукциясенә минималь ваклап сату бәясен үтәүгә юнәлтелгән.

Чара ахырында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International